КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ: киләчәкне кайгырту КАМА TYRES вәкилләре шәһәрнең 10нчы һәм 16нчы мәктәпләрендә ата-аналар белән очрашты. 🛞 Анда КТ персонал белән идарә хезмәтенең (СУП) бүлек начальнигы Ольга Прокопьева һәм һөнәри ориентация буенча белгеч Рөстәм Сәләхетдинов шина комплексы өчен белгечләр әзерләү, эшкә урнашу турында сөйләде. 👥 Әти-әниләрне махсус һәм югары белем алган белгечләрне КТ предприятиеләрендә нинди перспектива көтүе, максатлы укытуның уку йортларын тәмамлаучылар өчен гарантия булып тору-тормавы, дипломлы белгечнең эшсез калуы кебек мәсьәләләр, эшкә урнашкан яшь белгечләргә күрсәтелә торган ярдәм мәсьәләсе кызыксындырды. КТ вәкилләре максатлы укытуның формаль күренеш түгеллеген, ә “мәктәп – вуз/ссуз – производство” системасы булуын аңлатты. Студентлар бүген актуаль булган белгечлекләр алып чыга, КТ предприятиеләрендә түләнә торган практика уза, уку йортын тәмамлагач, лаеклы хезмәт хакы һәм социаль пакет тәкъдим ителә торган эшкә урнаша. Арендага бирелгән торакка компенсация, бушлай медицина хезмәте, хезмәт баскычы буенча югары күтәрелү өчен корпоратив программалар - болар хәзер гамәлдә булган инструментлар. Мисал: КАМА TYRES предприятиеләрендә эшләүче җитәкчеләрнең күбесе хезмәт юлын биредә практика узудан башлаган. Димәк, хезмәт карьерасы ясау – чынбарлык. Әти-әниләр фикере: “Балаларның һөнәри яктан үсүе, аларның киләчәге өчен предприятиенең җаваплылыкны үз өстенә алуы сөендерә. Без моның бер тапкыр уздырыла торган акция түгел, ә җитди уйланылган система булуын тойдык. Мәктәп бусагасыннан башлап эш урынына кадәр булган һәр этап җайга салынган һәм реаль гарантияләр белән ныгытылган”. 🛞 Мәктәп укучыларын уку елы барышында заводларга экскурсияләр, әйдәүче инженерлардан осталык дәресләре һәм яңа очрашулар көтә. #KAMATYRES #ШинаКомлексы #КадрларСәясәте #Очрашу #АтаАналар